news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бер ир, микрозайм офисын шартлатам дип куркытып, 75 мең сум акча урлаган

Моңарчы берничә тапкыр хөкем ителгән 51 яшьлек ир-ат урланган бөтен акчаны эчәргә һәм кием-салымга сарыф иткән.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Казанда 51 яшьлек ир-ат, микрозайм офисын пейнтбол гранатасы белән шартлатам дип куркытып, 75 мең сум акча урлап чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан шәһәре буенча идарәсенең «Восход» полиция бүлеге кизү частенә Волгоград урамында урнашкан бер микрофинанс оешмасының 32 яшьлек хезмәткәре мөрәҗәгать итте. Ул хәбәр иткәнчә, 14.50 сәгатьтә офиска бер ир-ат кергән һәм гранатага охшаган әйбер белән янап, булган бөтен акчаны бирүне таләп иткән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Ир-ат офисны шартлатам дип кычкырган. Микрозайм хезмәткәре җинаятьчегә акчалар салынган контейнер биргән, ул аннан 75 мең сумга якын акча алып юкка чыккан.

Ир-атны кайнар эздән кулга алганнар. Ул моңарчы берничә тапкыр хөкем ителгән 51 яшьлек Казан кешесе булып чыккан. Ул бөтен акчаны эчәргә һәм яңа киемгә сарыф иткән.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100