news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бер ир-атның кулында петарда шартлаган

Ир-атның куллары пешкән.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан шәһәренең Коләхмәтов урамында яшәүче ир-атның кулында петарда шартлаган.

32 яшьлек ир-атның уч төпләре беренче һәм икенче дәрәҗәдәге пешү җәрәхәтләре алган. Ул хастаханәгә ятудан баш тарткан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Моңа кадәр «Татар-информ» Яңа ел төнендә Алабугада яшәүче 54 яшьлек ир-атның кулында петарда шартлавы турында хәбәр иткән иде. Аның ике кулы да пешкән. Тагын бер охшаш хәл Чаллыда булды. 31 декабрь көнне петарда күп катлы йорттагы балкон тәрәзәсен ватып кергән һәм янгын чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot