news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бер ир-ат ут ачкан

Ул бинаның югары катыннан ата башлаган.

(Казан, 27 февраль, "Татар-информ"). Казанда бер ир-ат бинаның югары катыннан ата башлаган. Моны әлеге хәлнең шаһитлары хәбәр итә.

Шаһитлар әйтүенчә, Авангард урамының бер йортында ир кеше ут ачкан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ике кеше яраланган. Шуларның берсе - полиция хезмәткәре.

Урынга хокук саклау органнары хезмәткәрләре килгән. Тулырак мәгълүмат ачыклана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot