news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бер ир-ат әтисен үтереп, мәетен келәмгә төргән һәм кровать астына яшергән

31 яшьлек кешегә карата «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда яшәүче 31 яшьлек ир-ат әтисен үтерә һәм мәетне, келәмгә урап, кровать астына яшерә. Мәетне мәрхүмнең кызы таба. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

Кичә Әмирхан урамында урнашкан йортларның берсендә күп санлы яралары булган 62 яшьлек ир-атның мәете табылган.

Полицейскийлар мәрхүмне 31 яшьлек улы үтерергә мөмкин дип шикләнә. Тикшерүчеләр версиясе буенча, 5 сентябрьдә әти кеше белән улы арасында низаг чыга. Нәтиҗәдә, улы пычак ала әтисенә берничә тапкыр суга. Шуннан соң ул, мәетне келәмгә төреп, кровать астына яшерә.

Мәетне мәрхүмнең кызы таба. Ул, әтисе элемтәгә чыкмагач, аның хәлен белергә дип килгән була.

Җинаятьтә гаепләнүчене тоткарладылар. Ул үзенең гаебен таныды. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада бу ир-атка карата чикләү чарасын сайлаячаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot