news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бер ир-ат полиция хезмәткәрен яралаган

Полиция хезмәткәрен яралаган ир-атка - 34 яшь.

(Казан, 27 февраль, "Татар-информ"). Казанда Авангард урамының бер йортында ут ачкан ир-атка - 34 яшь. Бу хакта "Татар-информ"га үз чыганаклары хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, ике кеше яраланган. Шуларның берсе - полиция хезмәткәре.

Чыганаклар әйтүенчә, әлеге атучы еш кына үз йортында тавыш чыгарган һәм спиртлы эчемлекләр белән мавыккан. Ир-ат ау мылтыгыннан аткан.

Яраланган полиция хезмәткәре әлеге йортның  участковые. Аның аягы яраланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot