news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бер ир-ат поезд астында калып һәлак булган

Хәзер тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда 54 яшьлек ир-атны поезд бәрдереп үтергән. Фаҗига кичә кичке сигезләр тирәсендә Дәрвишләр – Әмәт станцияләре арасындагы 23нче километрда булган.

Россия Тикшерү комитетының транспортта Үзәк төбәкара тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, машинист фаҗигане булдырмаска тырышып караган, көчле сигнал биргән һәм кисәк тормозга баскан, әмма нияте барып чыкмаган. Нәтиҗәдә, 54 яшьлек ир-ат шунда ук һәлак булган.

Хәзер тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot