news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бер ир-ат фатир ишеге төбенә килеп, әби һәм аның оныгын куркыткан

42 яшьлек ир-ат моңа кадәр дә балигъ булмаганнарның җенси кагылсызлыгына каршы җинаять өчен хөкем ителгән булган.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда фатир ишеге төбендә бер ир-ат хатын-кызны һәм аның оныгын куркыткан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү фикеренчә, дүшәмбе, 28 октябрьдә 42 яшьлек ир-ат Нурсолтан Назарбаев урамындагы йортларның берсенең подъездына кергән һәм бер фатирга шалтыраткан. Ишекне хатын-кыз һәм аның кечкенә оныгы ачкан, шуннан соң чакырылмаган кунак сексуаль характердагы гамәлләр кыла башлаган.

Ир-атны тоткарлыйлар. Ачыкланганча, җинаятьче апрельдә генә колониядән азат ителгән, анда балигъ булмаганнарның сексуаль кагылгысызлыгына каршы җинаять өчен утырган булган.

«14 яшькә җитмәгән затка карата сексуаль характердагы гамәлләр» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада ир-атка ирегеннән чикләү чарасы сайланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot