news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бер хатын тәмәке тартып, йортында янгын чыгарган

Янгын кичә көндез, 2 нче Газовая урамындагы 5 нче йортта чыккан.

(Казан, 10 май, “Татар-информ”). Тәмәке тарту нәтиҗәсендә янгын чыккан фатирдан 50 яшьлек хатынны коткарганнар. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Кичә, 15:35 сәгатьтә экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына 2 нче Газовая урамындагы биш катлы йортта бер бүлмәле фатир януы турында хәбәр килде”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Янгынчылар ут капкан фатирдан 50 яшьлек хатынны коткарганнар. Сөрем газы белән агулану билгеләре булган хатынны 7 нче шәһәр хастаханәсенә алып киткәннәр.

Янгынның мәйданы 3 квадрат метр булган. Беренче мәгълүматлар буенча, янгын тәмәке тарту аркасында килеп чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot