Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда бер хатын-кыз троллейбуста битлек киюдән баш тартып, җәнҗал чыгарган
Низаг видеосы социаль челтәрләрдәге аккаунтларда барлыкка килде.
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда пассажир хатын-кыз троллейбуста битлек киюдән баш тартып, җәнҗал чыгарган. Әлеге видеоролик социаль челтәрдә барлыкка килде.
Кардларда күренгәнчә, пассажирлар белән тулган троллейбуста бер хатын-кыз бара. Медицина битлеге аның иягенә генә эленеп куелган, авызы да, борыны да капланмаган.
Пассажирлар аннан саклану чарасын дөрес итеп киюне сорый, үз-үзен тотышы белән ул үзен башкалардан өстен куя дип аңлатырга тырышалар. Әмма бу дәлилләр кире ханымга тәэсир итми. Ул үзен сәламәт һәм беркемгә дә авыру йоктыра алмавында ышандыра.
Шуннан соң пассажирлар бу ханымны җәмәгать транспортыннан чыгарып җибәрергә тәкъдим итә һәм аңа үз автомобилендә йөрергә киңәш бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз