news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бер хатын-кыз һәм ике бала сөрем газы белән агуланган

Сөрем газы белән агуланган кешедә күңеле болгану яки косу, авызда баллы тәм, чигәләрдә пульс тибеше күзәтелә.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Казанда бер хатын-кыз, яшүсмер кыз һәм 10 яшьлек бала сөрем газы белән агуланып хастаханәгә эләккән. Бу турыда “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Белинский урамындагы 17 нче йортта өч кешенең сөрем газы белән агулануы турында хәбәр килгән. Нәтиҗәдә 41 яшьлек хатын-кыз, 16 яшьлек кыз һәм 10 яшьлек малай зыян күргән. Аларны уртача авыр хәлдә шәһәр хастаханәсенә озатканнар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте сөрем газының киң таралган чыганаклары – ул төзексез газ, агач утын ягыла торган мич, газ приборлары, бассейнда су җылыта торган приборлар һәм газ чыгара торган двигательләр дип кисәтә.

Мичләрнең ярылып китүе, төтен чыгу юлларының кар белән каплануы яки җилдән саклау чарасы булмаган мич торбалары сөрем газының торак йортта таралуына китерә.

Мичкә җитәрлек дәрәҗәдә чиста һава кермәү аркасында йортта сөрем газы җыелырга мөмкин. Йортның тыгыз конструкциясе шулай ук сөрем газы белән агулану куркынычын арттыра, чөнки алар җилләтелми.

Сөрем газы белән агуланган кешедә күңеле болгану яки косу, авызда баллы тәм, чигәләр тибеше күзәтелә. Шулай ук кайда басып торуын аңламаска мөмкин, баш әйләнә, хәлсезлек, баш авырта, күздән яшь ага һәм коры ютәл булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100