Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда бер хатын-кыз һәм аның өч баласы ис газы белән агуланган
28 яшьлек хатын-кызны, аның җиде һәм ун яшьлек улларын, шулай ук өч яшьлек кызын Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар.
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда бер хатын-кыз һәм аның өч баласы ис газы белән агуланган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бүген иртән катастрофалар медицинасы үзәгенең кизү табибы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Авиатөзелеш районында бер шәхси йортта дүрт кеше ис газы белән агулануы хакында хәбәр иткән.
28 яшьлек хатын-кызны, аның җиде һәм ун яшьлек улларын, шулай ук өч яшьлек кызын Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар.
Хәлнең сәбәбен ачыклау өчен белгечләр әлеге йортка юл тоткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз