news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бер хатын кибеттән товар урлап чыккан каракны тотарга булышкан

Исерек хәлдәге 44 яшьлек Казан кешесен урланган әйберләр салынган тартма күтәреп подъездга кереп барган чагында эләктергәннәр.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда бер хатын-кыз, кибет тәрәзәсен ватып, товар урлап чыккан каракны тотарга ярдәм иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Росгвардиянең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Иртән ведомстводан тыш сак идарәсенең патруль экипажына Карбышев урамындагы кибеткә карак керүе хакында хәбәр килгән. Урында росгвардиячеләрне бер хатын-кыз каршы алган һәм кибеттән әйбер урлауның шаһиты булуы хакында әйткән. Ул кибет ишеге янына бер ир-ат килүен, тәрәзәне ватып эчкә керүен, берничә минуттан соң аннан тартма күтәреп чыгуын һәм качып китүен күреп торган.

Исерек хәлдәге 44 яшьлек Казан кешесен урланган әйберләр салынган тартма күтәреп подъездга кереп барган чагында эләктергәннәр, товарын конфискацияләгәннәр. «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot