news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бер гасырдан артык элек булган температура рекорды яңартылды

Казанда бер гасырдан артык элек булган температура рекорды яңартылды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан башкаласында 17 октябрьдә 1039 ел элек булган температура рекорды яңартылды. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

«Казан» метеостанциясендә термометр баганалары +18,7 градуска кадәр күтәрелде.

17 октябрьдә ТР башкаласында һава температурасының алдагы абсолют максимумы 1917 елда Казан университеты метеостанциясендә теркәлгән – ул +17,0 градуска тигез булган.

Бу инде шәһәрдә атна башыннан бирле яңартылган өченче температура рекорды. Моңа кадәр 13 октябрьдә – 1896 елның, ә 16 октябрьдә - 1923 һәм 1955 елларның температура рекорды яңартылган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot