news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бер гаилә сөрем газы белән агуланган

Әлеге хәл Курчатов урамындагы 7 нче йортта килеп чыга.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Совет районында өч кешенең сөрем газы белән агулануы турындагы хәбәр бүген иртән килә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Әлеге хәл Курчатов урамындагы 7 нче йортта килеп чыга. Вакыйга урынына килгән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре 32 яшьлек ир-атка, 25 яшьлек хатын-кызга һәм 8 яшьлек малайга медицина ярдәме күрсәтә. Уртача дәрәҗәдә агуланган баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә алып китәләр. Аның әти-әнисен хастаханәгә салырга кирәк булмый.

 Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100