news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бер фатирда янын чыгу аркасында бөтен подъездны эвакуацияләгәннәр

Янгын торак йортның дүртенче катындагы балконда чыккан, мәйданы 5 квадрат метр тәшкил иткән.

Казанда бер фатирда янын чыгу аркасында бөтен подъездны эвакуацияләгәннәр

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Казанда бер фатирда янын чыгу аркасында бөтен подъездны эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.  

13.49 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Химиклар урамында урнашкан торак йортларның берсендә янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Ялкын телләре дүртенче каттагы балконны ялмап алган. Янгынның мәйданы 5 квадрат метр тәшкил иткән.

Әлеге йортта яшәүче 10 кеше, шул исәптән янгын чыккан фатирның хуҗасы урамга чыгып өлгергән. Ут белән көрәшүчеләр янгынны берничә минут эчендә сүндергән. Беркем дә зыян күрмәгән, хәзерге вакытта янгынның сәбәбе ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot