news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бер эшчене контейнерда 18нче катка менгерүләрен видеога төшереп алганнар

Гадәттән тыш хәл Казан дәүләт энергетика университеты тулай торагы төзелешендә булган.

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Социаль челтәрләрдә бер эшчене контейнерда 18нче катка менгерүләре сурәтләнгән видео чыкты.

Контейнерны кран ярдәмендә күтәргәннәр, аның эчендәге ир-атны хәвеф-хәтәрдән саклау өчен нинди дә булса саклык чаралары күрелмәгән. Видеодан күренгәнчә, гадәттән тыш хәл Казан дәүләт энергетика университеты тулай торагы төзелешендә булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot