news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бер бина түбәсендәге карны трактор белән чистартканнар

«Соңгы катта эшчеләр түшәмне терәтеп тора», дип шаярта видеоны караган кешеләр.

Казанда бер бина түбәсендәге карны трактор белән чистартканнар
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Казанның Даурия урамында сәнәгать бинасы түбәсендәге карны фронталь мини-төягеч трактор ярдәмендә чистартканнар. Әлеге видео бүген  «Пикабу» сайтында чыкты. 

Түбәгә мини-төягечне ничек алып менгәннәр - бу турыда билгеле түгел. Видеога комментарийларда «бу контораның түбәсе яхшы» һәм «соңгы катта эшчеләр швабралар белән түшәмне терәтеп торалар» дип язганнар.

Шәһәр халкы өчен куркыныч юк, чөнки иске завод территориясенең күпчелек өлеше әлеге вакытта буш тора. Сәнәгать зонасы белән янәшә «Тальвег» ҖЧҖнең бары тик бер предприятиесе генә эшли.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot