Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда бер әбидән азык-төлек салынган кул арбасын талап алган кешене тоткарлаганнар
Видеокүзәтү камераларыннан күренгәнчә, билгесез кеше карчыкны асфальтка бәреп ега, аннан азык-төлек салынган сумка-арбасын алып кача.
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда бер әбидән азык-төлек салынган кул арбасын тартып алган ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Күзәтү камералары видеосы социаль челтәрләрдә чыкты. Аннан күренгәнчә, билгесез егет күп катлы йорт подъезды янында өлкән яшьтәге хатын-кызны этеп ега, аннан азык-төлек салынган кул арбасын талап ала һәм кача.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бу хәл 4 апрельдә иртәнге җиде-сигез сәгать тирәсендә булган. Кибеттән кайтып баручы 80 яшьлек әбигә Фәйзи урамындагы 7нче йорт янында ир-ат һөҗүм итә. Җинаятьче карчыкны этеп ега да азык-төлекне алып кача. Азык–төлек салынган сумкада тагын 5 600 сум акча да булган.
Һөҗүм итүчене иртәнге 9.50 сәгатьтә үк патруль экипажы һәм участок полицейские тоткарлый. Ул элек хөкем ителгән 32 яшьлек ир-ат булып чыга. «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз