Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда бер айда кышлык норма кар яуды
Юлларда көндез 300ләп берәмлек техника эшли, кичә 651 махсус техника һәм 400ләп кеше кар чистартуга җәлеп ителгән
(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”). Казанда декабрь аендагы явым-төшемнәр 120 мм булып, уртача айлык норманы 38 мм чамасы “узып” иткән, соңгы 3 тәүлектә 35 мм калынлыгы кар яуган. Казандагы юл хезмәтләре күпләп кар явуга каршы торуын дәвам иттерә, дип хәбәр итә шәһәр Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге.
Шәһәр юлларында бүген көндез 300ләп берәмлек техника эшли, шуларның 80е кар ташый, кичә исә 651 махсус техника һәм 400ләп кеше кар чистартуга җәлеп ителгән, барлыгы 15 мең тонна кар чыгарылган. Татарстан башкаласыннан элек кышын 500-600 мең тонна кар көрәп чыгарылса, быел соңгы бер айда гына да шәһәр урамнарыннан ташылган кар - 375 мең тонна чамасы.
Хәзерге вакытта, юл шартларын исәпкә алып, фургон ише озын үлчәмле автотранспортка Казанга керүдә чикләүләр каралган. Башкала Башкарма комитеты халыкка мөрәҗәгать итеп, шәһәр буйлап шәхси транспортта хәрәкәт итмәүләрен, автомобильләрен юл кырыенда калдырмауларын үтенә һәм юлларда махсус техника эшләвен исәпкә алып, бик игътибарлы булырга чакыра. Шулкадәр күп кар яуганда, юл машиналарының (КДМ) 120се һәм махсус щеткалар куелган тәгәрмәчле 100 трактор карны юл кырыена таба этәрергә генә өлгерә, шунлыктан машина юлы “тарайган”, ә юл читендә калдырылган транспорт аны тагын да “тарайта”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз