Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда бер авариядә өч кеше имгәнгән
Кичә кич Горький шоссесында өч автомобиль бәрелешкән.
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Казанда Горький шоссесында юл һәлакәте булган. Өч кеше зыян күргән җитди аварияне шаһитлар видеога төшергән. Видеоязма социаль челтәрләрдә чыкты.
«Кич белән Горький шоссесында юл-транспорт һәлакәте булды. Монда берьюлы өч автомобиль бәрелеште. Бәрелүдән бер автомобиль юл читенә чыгып китте. Урынга берьюлы өч ашыгыч ярдәм машинасы килде», – дип сөйләделәр агентлыкка авария шаһитлары.
«Дүшәмбе, 30 сентябрьдә, 22.40 сәгатьтә Горький шоссесы буенча 17нче йорт каршында авария була. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Опель Корса» автомобилен йөртүче 27 яшьлек хатын-кыз куркынычсыз тизлек сайламаган. Ул каршы як юлга чыккан һәм 61 яшьлек йөртүче идарә иткән «УАЗ» автомобиле белән бәрелешкән», - дип сөйләделәр Казан Дәүләт автоинспекциясендә.
Әлеге бәрелешүдән соң, җиңел машина «КИА» внедорожнигына килеп бәрелә.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, машина йөртүче хатын-кызның күкрәк сөяген сынган. Аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар. «КИА» машинасын йөртүче 27 яшьлек ир-ат зыян күрә - баш мие селкенгән ирне 7нче шәһәр хастаханәсенә китерәләр. Тагын бер зыян күрүче - 24 яшьлек ир-ат. Аның кулы сынган, әмма ул хастаханәдә ятудан баш тарткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз