news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бер атнага Миллениум күпере буенча хәрәкәт чикләнә

Казанда 3 августтан 10 августка кадәр Миллениум күпере буенча хәрәкәт чикләнә. Бу юл өслеген ремонтлау белән бәйле, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.

Күпер буенча хәрәкәт Вишневский урамыннан Әмирхан урамына кадәрге участокта чикләнәчәк. Юл эшләре көн саен төнге вакытта 20:00 дән 5:00 гә кадәр алып барылачак.

Машина йөртүчеләрдән үз маршрутларын алдан ук планлаштыруны сорыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot