Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда бер атна эчендә изоляциядән соң эшкә чыгучылар саны ике тапкыр арткан
Хәзерге вакытта Казан предприятиеләрендә 74 меңнән артык кеше эшли.
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Соңгы бер атна эчендә Казанда зур предприятиеләрдә эшләүчеләр саны ике тапкыр арткан. Бу изоляция режимында да кайбер оешмаларга эшләргә рөхсәт бирелү белән бәйле. Бу хакта Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров әйтте.
«Хәзерге вакытта Казан предприятиеләрендә 74 меңнән артык кеше эшли. Бу зур оешмалардагы штаттагы хезмәткәрләренең яртысы һәм узган дүшәмбегә караганда ике тапкыр күбрәк», — диде ул.
Илдар Шакиров сүзләренчә, бүген башкарма комитет башкаланың 140 зур предприятиесен мониторинглый, хезмәткәрләрнең гомуми саны 125 мең тәшкил итә.
«Соңгы белешмәләр буенча, 67 предприятие тулы штатын диярлек җәлеп итеп, тулы производство циклында эшли, 59 оешма өзлексез җитештерүгә кирәкле хезмәткәрләрне генә җәлеп итеп, махсус режимда эшли. 14 оешма эшен тулысынча туктаткан», — дип белдерде.
Ул Казанда индивидуаль транспорт хәрәкәте 15 процентка артканын әйтте, бу, изоляциягә кадәр булган хәрәкәтнең 70 процентыннан гыйбарәт.
Узган атнада пассажирлар 6 процентка артса да, җәмәгать транспортыннан кулланучылар түбән булып кала, изоляциягә кадәр булган вакыт белән чагыштырганда, 21 процент дәрәҗәсендә. Транспорт саны гадәти көннәрдә эшләгән күләмнең 41 проценты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз