news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бер атна эчендә 8 кеше ВИЧ белән авырып киткән

12-18 март көннәрендә Татарстанда ВИЧ белән авыруның 33 очрагы теркәлгән

(Казан, 19 март, “Татар-информ”). 12-18 март көннәрендә Татарстанда ВИЧ белән авыруның 33 очрагы теркәлгән. Казанда - 8, Яр Чаллы шәһәрендә - 7, Әлмәт районында – 6, Алексеевск, Бөгелмә, Югары Ослан, Зәй, Кама Тамагы, Тукай, Чистай, Ютазы районнарында берәр кеше авырып киткән. Җәзаларны үтәү хезмәтенең Татарстандагы учреждениесендә ВИЧ белән 4 кешенең чирләп киткәне билгеле булган. Бу турыда кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100