news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бер атна эчендә 461 бала тууы теркәлгән

Иң яшь әнигә – 20, иң өлкәненә 42 яшь.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). 14-20 гыйнварда Казанның ЗАГС бүлекләрендә 461 баланың тууы теркәлгән. Шулай итеп, 239 малай һәм 222 кыз бала дөньяга аваз салган. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң яшь әнигә – 20, иң өлкәненә 42 яшь. Иң яшь әтигә 18 булса, иң өлкәне 51 яшен тутырган. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре - 990 һәм 4810 грамм.

Бу атнаның иң популяр бала исемнәре арасында Мәликә, Самир, Артур, Милана, София, Тимур, Әмир, Ульяна, Полина. Әти-әниләр тарафыннан иң сирәк кушылган исемнәр исә Аксиния, Гера, Альяна, Назар, Натан, Лев, Родислав, Лидия, Божена һәм Алтаир.

Шул ук вакыт аралыгында, шәһәрнең ЗАГС бүлекчәләрендә 145 пар язылышкан, дип хәбәр итә Казанның ЗАГС идарәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100