news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүче әби, кызын ялган авариядән коткарам дип, аферистларга 200 мең сум биргән

Казанның Дәрвишләр бистәсендә яшәүче 85 яшьлек әби полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. Ул юл-транспорт һәлакәтенә эләккән кызын коткарырга өметләнеп, мошенникларга акча күчерүе хакында сөйләгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Өлкән яшьтәге ханым сөйләгәнчә, аңа үзен Алинә дип таныштырган «тикшерүче»дән шалтырату килгән. Ул пенсионер әбинең кызы җитди юл һәлакәтендә гаепләнүе, хәзер реанимациядә ятуы хакында хәбәр иткән. Шуннан соң трубканы карчыкның «кызы» алган һәм җинаять эшен ябу мәсьәләсен хәл итү өчен акча кирәк дип инандырырга керешкән.

Шалтыратучыларга ышанып, әби күрсәтелгән реквизитларга 200 мең сумга якын акча күчергән. Шуннан соң гына ул кызына шалтыратырга уйлаган. Аның бернинди дә юл һәлакәтенә эләкмәве ачыкланган. Әби шуннан соң гына үзен алдауларын аңлап алган.

Әлеге факт нигезендә «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100