news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бензинның уртача бәясе үзгәрешсез калган

Бензинның хәзерге бәясе, узган елның декабренә караганда, бераз күтәрелгән

 (Казан, 18 март, «Татар-информ»). Үткән атнада Казанда бензинның уртача бәясе үзгәрешсез калган: "АИ-80" маркалы бензинның литры 30,01 сум тора, "АИ-92" – 30,82 сум һәм "АИ-95" – 34,31 сум. Ә дизель ягулыгының уртача бәясе бераз төшкән һәм хәзер литры 33,84 сум тәшкил итә, бер атна элек бу төр ягулыкның литрын 33,98 сумга сатып алырга була иде, дип белдерә Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан буенча территориаль органы.

Искәртеп узабыз: хәзер бензин бәясе, узган елның декабренә караганда, бераз күтәрелгән. Шулай итеп, "АИ-80" маркалы бензин 9 тиенгә кыйммәтләнгән, "АИ-92" – 88 тиенгә, "АИ-95" – 61 тиенгә; дизель ягулыгы 4 тиенгә арзанайган.

news_right_1
news_right_2
news_bot