news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бензинның уртача бәясе элеккечә

Татарстан башкаласында "АИ-92" маркалы бензинның уртача бәясе 31,97 сум, "АИ-95" – 35 сум

  (Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Узган атна мәгълүматларына караганда, төрле бензин маркалары һәм дизель ягулыгы бәясе элеккечә кала. Бу мәгълүматны Татарстанстат тәкъдим итте.

Шулай итеп, "АИ-80" маркалы бензин 29,9 сум тора, "АИ-92" – 31,97 сум, "АИ-95" – 35 сум, дизель ягулыгы – 31,87 сум.

Бер атнада Уфа, Самара, Киров, Ульяновск, Саранск, Ижевск һәм Оренбургта "АИ-92" һәм "АИ-95" маркалы безинның уртача бәяләре арткан. Түбән Новгород, Сарытау һәм Пермьда бензин маркалары һәм дизель ягулыгы бәяләре үзгәрмәгән.

Идел буе федераль округы төбәкләре үзәкләре арасында "АИ-80" маркалы бензинның иң түбән бәясе Сарытауда булуын билгеләп үтик, Уфада - АИ-92, Ижевскида - "АИ-95", Пензада – дизель ягулыгы. Ә "АИ-80" маркалы бензинга иң югары бәяләр Кировта теркәлгән, Самарада - "АИ-92", Сарытауда - "АИ-95", Оренбургта – дизель ягулыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100