news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бензин һәм дизель ягулыгы арзанайды

Казанда агымдагы елның 25 мартыннан 1 апреленә кадәр атна эчендә АИ-92 маркалы бензинга һәм дизель ягулыгына уртача бәяләр кимеде. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматлары сөйли.

Аерым алганда, күрсәтелгән чорда дизель ягулыгының уртача бәясе бер литры өчен 2 тиенгә кимегән. Шулай итеп, хәзер дизель ягулыгының бер литры 52,4 сум тора. Моннан тыш, АИ-92 бензины литры өчен 15 тиенгә төште — хәзер бу ягулыкның литры 46,1 сум тора.

АИ-95 һәм АИ-98 маркалы бензинга уртача бәяләр атна эчендә элеккеге дәрәҗәдә калды. АИ-95 литры хәзер 49,9 сумга, ә АИ-98 — 59 сумга төшә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100