news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда бензин бәясе арзанайды

Иң арзан дизель ягулыгы - Татарстан башкаласында

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанстат мәгълүматлары буенча, агымдагы атнада узган атна белән чагыштырганда Идел буе федераль округының күп кенә шәһәрләре - Уфа, Самара, Киров, Ульяновски, Чабаксар, Ижау, Оренбург һәм Сарытауда бензинның барлык маркаларына һәм дизель ягулыгына бәяләр үзгәрмәгән.
Узган атна белән чагыштырганда Казанда барлык марка бензин һәм дизель ягулыгы бәяләре төшүе күзәтелде. А-76 маркалы бензинның уртача бәясе 19,03 сум тәшкил итә, АИ-93,92 – 21,51 сум, АИ-95 – 23,22 сум. Дизель ягулының бәясе 16,95 сум тәшкил итә.
А-76 маркалы бензинның иң югары бәясе (19,97 сум) Саранскида теркәлгән, Сарытауда АИ-93,92 -22,47 сум, Түбән Новгородта АИ-95 - 24,05 сум, Ижауда дизель ягулыгы - 17,93 сум.
А-76 маркалы бензинның иң арзан уртача бәясе (17,76 сум) Оренбургта (А-76 17,76 сум, АИ-93,92 маркалы 20,90 сум, АИ-95 маркалы 22,15) теркәлгән, ә иң арзан дизель ягулыгы (16,95 сум) – Казанда.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100