Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда бензин бәяләре арткан
"А-76" (АИ-80) маркалы бензинның уртача бәясе үзгәрешсез калган
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). 27 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, бер атнада Казанда "АИ-93", "АИ-92", "АИ-95" маркалы бензиннарның һәм дизель ягулыгының уртача бәяләре арткан. Хәзер аларның бер литры 32,37сум, 35,25 сум һәм 32,18 сум тәшкил итә. "А-76" (АИ-80) маркалы бензинның уртача бәясе үзгәрешсез калган, ягъни 30,10 сум, дип хәбәр итә Татарстанстат.
Бер атнада Түбән Новгород, Ульяновск, Йошкар-Ола һәм Пензада "АИ-93", "АИ-92", "АИ-95" маркалы бензиннарның һәм дизель ягулыгының уртача бәяләре арткан. Уфа, Самара, Чабаксар һәм Оренбургта бензин һәм дизель ягулыгы бәяләре үзгәрешсез калган. Киров, Ижевск, Сарытау, Пермьда бензин бәяләре элеккечә сакланган, ә дизель ягулыгының уртача бәясе артуы күзәтелгән.
Идел буе Федераль округы төбәкләре үзәкләрендә "А-76" (АИ-80) маркалы бензинга иң түбән бәя Сарытауда, "АИ-93", "АИ-92" маркалысы Уфа һәм Оренбургта, "АИ-95" – Ижевскида, ә дизель ягулыгына – Пензада. Ә Кировта "А-76" (АИ-80) һәм "АИ-93", "АИ-92" маркалы бензиннарның уртача бәясе иң югарысы, "АИ-95" – Сарытауда, дизель ягулыгы – Оренбургта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз