news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бензин арзаная төште

Башкалада сатылучы АИ-92,93 ле бензин һәм дизель ягулыгы, узган атна йомгаклары буенча, округта иң арзанлысы

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). Узган бер атнада Татарстан башкаласында барлык төр автомобиль ягулыгына бәя төшү күзәтелә. 7 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, Казанда А-76 лы бензинның 1 литры уртача 18 сум 96 тиен, АИ-92,93 ле бензинныкы-20 сум 75 тиен, АИ-95 ле бензинныкы- 23 сум 1 тиен, дизель ягулыгы-16 сум 78 тиен тора.

Татарстанстат хәр иткәнчә, Уфа, Самара, Киров, Ульяновски һәм Сарански шәһәрләрендә узган бер атна эчендә автомобиль ягулыгы бәяләре үзгәреш кичермәгән. Шулай итеп, әлегә Идел буе федераль округында иң кыйммәтле А-76 һәм АИ-92,93 ле бензиннар Саранскида теркәлгән. Аларның 1 литры биредә уртача 20 сум 1 тиен һәм 22 сум 30 тиен тора. Литры 24 сум 2 тиен торган кыйммәтле АИ-95 бензины Түбән Новгородта сатылса, иң кыйммәтле дизель ягулыгы (18 сум 50 тиен)- Уфада.

Казанда сатылучы АИ-92,93 ле бензин һәм дизель ягулыгы, узган атна йомгаклары буенча, округта иң арзанлысы. 17 сум 76 тиенлек арзанлы дизель ягулыгы һәм иң түбән хаклы АИ-95 бензины (22 сум 15 тиен) Оренбургта сатыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot