Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Белоруссия Генераль консуллыгы ачылачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан башкаласында Беларусь Республикасының Генераль консуллыгы барлыкка киләчәк. Бу Россия Хөкүмәтенең РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган карарыннан билгеле булды.
«Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казанда Марий Эл Республикасы, Татарстан Республикасы, Чуваш Республикасы, Киров, Саратов, Ульяновск өлкәләре территорияләрен үз эченә алган консуллык округы белән Белоруссия Республикасы Генераль консуллыгын ачу турындагыгы тәкъдимен кабул итәргә», – диелгән хокукый актларны рәсми чыгару порталында урнаштырылган документта.
Югарыда телгә алынган төбәкләр Мәскәүдәге Башкортстан Республикасы Илчелегенең консуллык округыннан чыгарылачак. РФ Тышкы эшләр министрлыгы Белоруссия белән ирешелгән килешүне билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерергә тиеш.
Татарстан Хөкүмәтенә, үз чиратында, «Казанда Белоруссия Республикасы Генераль консуллыгы өчен арендалау яки милеккә сатып алу шартларында хезмәт һәм торак биналар бүлеп бирергә, <...> шулай ук башка оештыру мәсьәләләрен хәл итәргә кушылды <...>».
Хәзерге вакытта Казанда Беларусь Республикасы илчелеге бүлеге эшли. Дипломатик вәкиллекне Виктор Щетько җитәкли.
Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Белоруссиянең Россия Федерациясендәге илчесе Александр Рогожник белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз