Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда белгечләр кисәк үлемгә китерүче йөрәк-тамыр авыруларын дәвалау проблемалары хакында фикер алыша
Казанда Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитет утырышы уза
(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советында РФ Федераль Җыелышы Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитетының “Кичектергесез хәлне төзәтеп булу мөмкинлеге булганда халык арасында кисәк үлемне киметүгә юнәлдерелгән медицина ярдәмен күрсәтү системасын камилләштерү” темасына утырышы ачылды.
Аны ФС Комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Пономарева алып бара. Утырыш алдыннан бүген кунаклар, йөрәк-тамыр авыруларына дучар булучыларга югары технологияле операцияләр ясау буенча махсуслашкан хастаханәләрдә эш системасы белән танышты.
Лариса Пономарева әйтүенчә, йөрәк-тамыр авырулары темасының бик актуаль булуын исәпкә алып, бу юнәлнештә махсус эшче төркем булдырылган. Аның беренче утырышы 26 нчы октябрьдә “Россия кардиология фәнни-җитештерү комплексы” учреждениесендә узган, аның барышында төбәкләрдәге вәзгыятькә күзәтү ясау зарурлыгы турында карар кылынган. “Бүгенге утырышны үткәрү урыны итеп, Казанны сайладык, чөнки Татарстанда бу өлкәдә күләмле эшләр башкарылган, шактый бай тәҗрибә тупланган”, - дип белдерде ул сәламләү чыгышында.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова Татарстан Парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән кунакларга сәламләү сүзләрен җиткерде. Ул чыгышында ассызыклап узганча, кызганычка каршы, йөрәк-тамыр авырулары үлемгә китерүче сәбәп буларак үсеш алуын дәвам итә. “Татарстанда медицина җәмәгатьчелеге соңгы елларда бу авыруларны кисәтү, аяныч үлем очракларын киметү юнәлешендә профилактикалауның яңа ысулларын гамәлгә кертә. Гомумән әйткәндә, ил җитәкчелеге моңа җитди игътибар юнәлтә. “Сәламәтлек” илкүләм һәм республика программалары кысаларында хастаханәләр, шифаханәләр заманча җиһазлар белән тәэмин ителә, гади халыкка югары технологияле медицина ярдәменең үтемлелеге арта”, - дип белдерде Римма Ратникова. Ул билгеләп узганча, 2011-2012 елларга каралган “Республика сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү” программасы кысаларында, баш мие кан әйләнеше авыруыннан интегүчеләргә 3 йөрәк-тамыр үзәге булдырылган. “Без башкарылган эшләр, ирешкән уңышлар белән генә канәгатьләнеп калмыйбыз, бу өлкәдә тагын да зуррак үрләргә омтылабыз, чөнки Татарстан Президенты барлык тармакларда да һәрвакыт нәтиҗәле эшчәнлеккә өндәп тора”, – дип басым ясады Римма Ратникова.
“Татарстанда алган тәэсирләр, сездә йөрәк-тамыр системасы авыруларын киметү буенча эшнең дөрес юнәлештә һәм калыплашкан булуы турында сөйли. Сездәге сәяси рух күп гамәлләрне башкарып чыгарга ярдәм итә. Республика медицина җәмәгатьчелегенең күзләре януын күрдек, тармакта һәрвакыт ниндидер яңалыкны гамәлгә кертергә ашкыну сизелеп тора. Сездә күргәннәрне башка төбәкләргә дә таратырга кирәк”, - дип ассызыклады кереш сүзендә Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитеты эксперт советы рәисе Виталий Омельяновский.
ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гадел Вафин “Йөрәк-тамыр авырулары вакытында медицина ярдәме күрсәтү системасын камилләштерү өлкәсендә төбәкнең өстенлекләре” темасына докладын тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз