news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Белем һәм алдынгы технологияләр Үзәге”н ачу планлаштырыла

Якын киләчәктә Татарстан Республикасында авыруларны һәм медицина хезмәткәрләрен хастаханә эчендәге инфекцияләрдән саклау максатын күздә тоткан программа тормышка ашырылыр

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Якын киләчәктә Татарстан Республикасында авыруларны һәм медицина хезмәткәрләрен хастаханә эчендәге инфекцияләрдән саклау максатын күздә тоткан программа тормышка ашырылыр дип көтелә. Әлеге программа Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә «Center of excellenc» - «Белем һәм алдынгы технологияләр Үзәге”н ачуны күздә тота. Әлеге проект ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы «Джонсон & Джонсон» компаниясе белән берлектә гамәлгә ашырачак дип уйланыла.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә күрә, ел саен Россиядә хастаханә эчендәге инфекцияләр белән 40 меңгә якын кеше йогышлана. Әмма кайбер тикшеренүләр күрсәткәнчә, андый инфекцияләр белән йогышлану очраклары тагын да күбрәк – 2-2,5 миллион белән санала. Бу икътисадка 5 миллиард сум күләмендә зыян китерә. Татарстан Республикасында исә узган ел 296 кешенең хастаханә эчендәге инфекцияләр белән йогышлануы мәгълүм.

Югарыда телгә алынган проект әлеге проблеманы хәл итү максатын күздә тота. Проект нигезендә ачылган Үзәктә медицина хезмәткәрләре хастаханә эчендәге инфекцияләрне кисәтү буенча алдынгы технологияләрне өйрәнә, Үзәк стерильләштерү бүлегендә медицина коралларын дезинфекцияләү эшен читтән күзәтә алачак.         

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Төбәкара клиника-диагностика үзәге белгечләренең «Джонсон & Джонсон» компаниясе хезмәткәрләре белән очрашуда кунаклар Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең заманча җиһазланган, “Белем һәм алдынгы технологияләр Үзәге” эшен җәелдерү өчен барлык шартлар да тудырылган клиника булуын билгеләп үттеләр. Очрашуда әйтелгәнчә, бу юнәлештә эшне дәвам иттерү өчен «Джонсон & Джонсон» компаниясе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына аерым тәкъдимнәр кертергә әзерләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100