news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Белем көнендә ике яңа мәктәп укучыларын кабул итте
Республикада 48 меңгә якын беренче сыйныф укучысы тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керде.
Скопировать ссылку
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстанда дүрт яңа мәктәп үз ишекләрен ачты. Шуларның икесе – Казанда, Чаллы шәһәре һәм Биектау районында – берәр мәктәп. Казанда ачылган яңа белем йортларының берсе – 181 нче күппрофильле гомумбелем бирү мәктәбе – Совет районында урнашкан.
Ул 1224 укучыга исәпләнсә дә, әлегә 700 бала гына җыйганнар. Биредә алты беренче сыйныф бар. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Казан мэры Илсур Метшин малайлар һәм кызларны яңа уку елы белән котлады.
«Бүген без яңа уку елына старт бирәбез. Безнең укучыларның Бердәм дәүләт имтиханы буенча баллары һәрвакыт югары, без олимпиадалар буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала өченче урынны билибез. Укучыларыбызның халыкара мәйданда да уңышлары бар. Инфраструктурага зур игътибар бирелә. 1000гә якын балалар бакчасы һәм мәктәп төзекләндерелде, яңа мәктәпләр сафка басты», – диде Премьер-министр үз чыгышында. Ул мәктәп вәкиленә 100 мең сумлык сертификат тапшырды.
Мәктәптә ике спорт залы, ике бассейн, тренажер комплексы, кухня блогы һәм ашханә бар, сыйныфлар заманча җиһазландырылган.
Бүген республикада 402 мең укучы парта артына утырды. Шуның 48 меңе – беренче сыйныф укучылары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2