news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда БДБ Парламентара Ассамблеясенең мәдәният, мәгълүмат, туризм һәм спорт комиссиясе утырышы уза

Бүген комиссия әгъзалары Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре өчен мәгълүмат кодексы проекты, “Спорт әзерлеге турында”, “Технопарклар турында”, “Мәдәни мирас объектлары турында” модельле законнар проектлары һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыша

(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда ТР Дәүләт Советында Бәйсез дәүләтләр бердәмлегенең Парламентара Ассамблеясенең мәдәният, мәгълүмат, туризм һәм спорт буенча даими комиссиясе утырышы уза. Утырышны РФ Дәүләт Думасының Мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары Елена Драпеко алып бара.
Ул комиссия утырышын оештыручыларга һәм шәхсән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновка рәхмәт белдерде. Казан турында җылы итеп сөйләп, ул А.Герценның сүзләрен искә төшерде. Татарстан башкаласының көнчыгыш һәм көнбатыш дөньяның кисешү урыны булуын билгеләп үтте. “Казанда һәм Татарстанда Россиянең язмышы, бу ике мәдәниятның берлеге чагылыш таба. Сезнең безне Сабантуй кебек милли бәйрәмдә катнашырга чакыруыгызга бик шатбыз”, - диде ул.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин киңәшмәдә катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп, уңышлы эшчәнлек теләде. Комиссия шөгыльләнә торган мәсьәләләрнең Татарстан парламентарийларына да якын булуын билгеләп үтте. “Советлар Берлеге таралганнан соң, культурология белән бәйле миссиябез (аңа туризм да, спорт та керә) халыкларны, БДБ илләрен нык җепләр белән бәйләп тора.
Спикер сүзләренә караганда, бүгенге көндә мәгълүмат бик күп, аның да төрлесе бар. Әмма халыклар бер-берсенә тартыла, аларны уртак тарих, мәдәният, бер-берсенә якын торган телләр берләштерә. “Берләшеп, бер-береңә якынаеп, без көчле була барабыз, бер-беребезгә ярдәм итешәбез һәм бу шатландыра да”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. “Мин бу нисбәттән сезнең миссиягезнең бик мөһим булуын ассызыклап үтәсем килә. Әгәр моны кемдер бәяләп бетерми икән, димәк, сез хәл итә торган бурычларның асылына төшенеп җитми. Сез тынычлык саклау, берләштерү буенча конструктив эш алып барасыз”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент башлыгы кунакларга Татарстан, республикада тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләде.
Билгеле булганча, Бәйсез дәүләтләр бердәмлегенең Парламентара Ассамблеясе Казахстан Республикасының Алма-Ата шәһәрендә 1992 елның 27 мартында гамәлгә куелган. Ул күпләрне кызыксындыра торган закон проектларын әзерләү өчен консультатив орган буларак карала. Мәдәният, мәгълүмат, туризм һәм спорт буенча даими комиссия дә 1992 елда оештырылган. Алар алдына милли законнарда гуманитар өлкәдә гомумкабул ителгән халыкара-хокукый нормаларны саклауны тәэмин итә торган модельле законнар (норматив рекомендацияләрдән торган закон акты яисә теге яки бу мәсьәләне хәл итү юлларын күрсәткән хокукый карарларның төрле вариантлары) һәм башка документларны әзерләү, милли законнарны якынайту, халыкара әһәмияткә ия булган конферецияләр, бәйгеләр, юбилейлар, спорт чараларын хуплау кебек бурычлар куела.
Бүген комисия әгъзалары Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре өчен мәгълүмат кодексы проекты, “Спорт әзерлеге турында”, “Технопарклар турында”, “Мәдәни мирас объектлары турында” модельле законнар проектлары һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100