news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда БДБ илләре уеннарын 4-11 сентябрьдә уздырырга җыеналар

БДБ илләренең спорт министрлары июнь ахыры — июль башында видеконференция уздырачак һәм беренче уртак ярышлар уздыру регламенты буенча фикер алышачаклар.

Казанда БДБ илләре уеннарын 4-11 сентябрьдә уздырырга җыеналар

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Казанда 20-27 августта узарга тиеш булган БДБ илләре урыннары коронавирус пандемиясе аркасында күчерелде. Ярышларны 4-11 сентябрьдә уздыру планлаштырыла. Чарада 3,5 мең спортчы катнашыр һәм 230 медаль комплекты уйнатылыр дип көтелә. Бу турыда Татарстан спорт министры Владимир Леоновка сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, БДБ илләренең спорт министрлары июнь ахыры — июль башында видеоконференция уздырачак һәм беренче уртак уеннарны уздыру регламенты буенча фикер алышачак.

«Шушы ай азагына яки июль башында чакырылган илләрнең барлык спорт министрлары катнашында зур видеоконференция үткәрергә планлаштырабыз. Әлегә беркем дә уеннарда катнашудан баш тартмый, барысы да кызыксына, чөнки Олимпия уеннарының күчерелгәнен беләсез инде. Төп авырлык— уздыру регламенты, чөнки анда тамашачылар, объектларга керергә рөхсәт бирү, туклануны оештыру буенча сораулар бар», — дип сөйләгән Леонов ТАСС агентлыгына.

Ярышларга әзерләнү график буенча бара. Министр БДБ илләре уеннары тамашачылар катнашында узар дип өметләнә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100