news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда БДБ илләре эчке эшләр органнарының (полиция) кадр аппаратлары җитәкчеләренең киңәшмәсе ачылды

Казанда БДБ илләре эчке эшләр органнарының (полиция) кадр аппаратлары җитәкчеләренең киңәшмәсе ачылды

(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 22-25 май көннәрендә Казанда Бәйсез Дәүләтләр Берлегенә керүче илләрнең эчке эшләр органнарының (полиция) кадр аппаратлары җитәкчеләренең киңәшмәсе уза. Бүген әлеге киңәшмә “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында ачылды.

Киңәшмәне РФ Эчке эшләр министрлыгының кадрлар белән тәэминат департаменты башлыгы, милиция генерал-лейтенанты Владимир Кикоть, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов һәм ТР Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров ачып җибәрде. “Россия Эчке эшләр министрлыгы исеменнән, Равил Моратов һәм министр Әсгать Сәфәров җитәкчелегендәге ТР ЭЭМ җитәкчелегенә һәм РФ ЭЭМ Казан юридик институты башлыгы Наил Сафиуллинга Казанда безне җылы кабул итү өчен рәхмәт җиткерәм”, - дип башлады ул чыгышын. “Бүгенге киңәшмәне үткәрүне бик вакытлы дип саныйм, аның әһәмияте үтә дә зур. Бүгенге халыкара терроризм, экстремизм, транснациональ җинаятьчелек шартларында, хокук саклау хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү буенча кадрлар аппаратлары җитәкчеләренең бергә җыелып, проблемаларны уртага салып сөйләшү зарур. Хокук саклау органнары хезмәткәрләренең югары әхлагына ирешү зур осталыкны, җентекле игътибарны таләп итә”, - ди Владимир Кикоть.

“Хәбәрләшеп эшләгәндә генә, террорчылык, кешеләр һәм наркотиклар белән сәүдә итү, законсыз миграция һәм югары технологияләр өлкәсендәге җинаятьчелеккә каршы көрәш нәтиҗәле булачак. Бу юнәлештә хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, хезмәттәшлек җепләрен ныгыту, төрле илләрдә хокук саклау өлкәсендә тәҗрибә алмашу уңай күренеш булачак”, - дип белдерде мәртәбәле кунак. Владимир Кикоть белдерүенчә, Казанның шундый җитди очрашу урыны буларак сайлануы юкка түгел, биредә җинаятьчелеккә каршы көрәштә тәртип урнаштырудагы эшчәнлектә горурланырлык күрсәткечләре бар. Аның сүзләреннән аңлашылганча, 25 майда Ялтада кадрлар әзерлеге буенча БДБ илләре эчке эшләр органнары (полицияләре) арасында килешү имзаланачак.

ТР Президенты, ТР Хөкүмәте исеменнән БДБ илләре кунакларын Равил Моратов тәбрикләде. “Татарстанның хокук саклау органнары эшенә сүз әйтеп булмый. Бер атнага якын вакыт Казанда Ауропа реконструкция һәм үсеш банкының Еллык утырышы чаралары узды. Милиция хезмәткәрләре тынычлык тәэмин итүдә хәлиткеч роль уйнады”, - ди беренче вице-премьер. “Бүгенге киңәшмә хокук саклауга чын мәгънәсендә лаеклы кадрлар әзерләүдә яңа юнәлешләр билгеләргә ярдәм итәр”, - дип ассызыклады ул. Равил Моратов республика эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең оешкан җинаятьчелеккә каршы нәтиҗәле көрәшен дә телгә алды. Ул, наркобизнес өлкәсендәге җинаятьләрне фаш итүдә, РФ һәм ТР Эчке эшләр министрлыкларына ярдәм күрсәткән БДБ илләренә рәхмәтен җиткерде.

Равил Моратов Татарстанда гамәлгә ашырылучы белем бирү кластерлары турында да сүз кузгатып: “Тирән белемле белгечләр әзерләүгә без зур игътибар юнәлтәбез. Белем бирү кластерлары икътисадны тернәкләндерүгә уңай йогынты ясар дип фаразлыйбыз. Нәтиҗәдә, авыллардан һәм аз керемле гаиләләрдән чыккан чыгарылыш укучыларына югары һөнәри белем алу мөмкинлеге тудырыла”, - диде. ТР Премьер-министрының беренче урынбасары әйтүенчә, быел Татарстанның дүрт һөнәри белем бирү училищесы Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыгып, 30 ар миллион сумлык приз белән бүләкләнгән. Ә республика Хөкүмәте җиңүчеләргә тагын 30 ар миллион сум тапшырган. Әлеге финанс чаралары матди-техник базаны ныгытуга тотылачак.

Әсгать Сәфәров исә, Татарстанда соңгы елларда җинаятьчелек күрсәткечләрен киметүгә, бигрәк тә, кискен (ату коралы кулланып кылынган җинаятьләр, үтерү, урлау, талаулар) санын кыскартуга ирешелгәнен билгеләп узды. “Кискен җинаятьләрнең ачыкланышы ел саен 5-10 процентка кими. Оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш әһәмиятле нәтиҗәләрен бирде. Соңгы ун елда төрмә рәшәткәләре артына оешкан җинаятьчел төркемнең 110 тарафдары утырды. 6 җинаятьчел берләшмәнең кайбер вәкилләре иректән гомерләренең соңгы көннәренә кадәр мәхрүм ителде”, - дип бәян итте ТР ЭЭМ министры. Аның сүзләренә караганда, былтыр хокук саклау хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланган наркоҗинаятләр, алдагы ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 1,5 тапкыр күбрәк. “Татарстанга наркотик матдәләр агышы белән шөгыльләнүче кешеләрне табу, эре наркотик партияләрен фаш итүгә зур көч түгелә. Быел Россия һәм Татарстанга наркотиклар кертүче ике эре канал ябылды”, - дип сөйләде Әсгать Сәфәров. Ул сәламләү чыгышында җәмәгать урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча уңай үзгәрешләрне дә әйтеп узды. “Хокук сагында торучы хезмәткәрләрне социаль яклау да игътибардан читтә калмый. Моны Татарстанда соңгы 9 елда махсус милиция хезмәткәрләре өчен сафка баскан 13 күпфатирлы йорт дәлилли. Быел тагын бер йорт төзелә”, - ди министр. Ул шулай ук җинаятьләрне ачыклаган хезмәткәрләрнең премия белән бүләкләнүен дә хәбәр итте.

Киңәшмә БДБ дәүләтләре Эчке эшләр Министрлары советының, 2005 елның 22 апрелендә Минскида узган утырышта “Кадрлар әзерлеге өлкәсендә һәм белгечләрнең квалификациясен күтәрүдә хезмәттәшлек турындагы” карарын кабул итү нигезендә оештырылган. Киңәшмәдә Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы вәкилләреннән тыш, Әрмәнстан, Беларусь, Казакъстан, Молдова, Таҗикстан, Үзбәкстан, Украина, шулай ук Әзәрбәйҗан һәм Кыргызстан республикалары делегацияләре катнаша.

Делегация составына Баш кадрлар идарәләре, Кадрлар эше департаментлары, эчке эшләр органнарының шәхси составы белән эш буенча хезмәт башлыклары, шулай ук ведомство уку йортлары җитәкчеләре керә. Россия Эчке эшләр министрлыгыннан, киңәшмәдә катнашу өчен, Россия ЭЭМ хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү Бөтенроссия институты башлыгы, милиция генерал-майоры Юрий Демидов, Россия ЭЭМ Кадрлар белән тәэминат департаментының чит ил белгечләрен укытуны оештыру һәм кадрлар белән тәэмин ителеш бүлеге башлыгы Владимир Рыбников килгән.

Ике көн дәвамындагы эшчәнлек барышында делегация вәкилләре түбәндәге мәсьәләләр хакында фикер алышачак: БДБ илләре эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү перспективалары, бу юнәлештә проблемалар, БДБ илләре эчке эшләр органнарының җитәкчелек итү составын яңадан әзерләү мөмкинлекләре, җитәкчелек итү составының квалификациясен арттыру буенча БДБ дәүләтләре ЭЭМ югары уку йортлары ассоциациясен булдыру.

Моннан тыш, чит ил кунаклары Татарстан Эчке эшләр министрлыгы, Казан шәһәре Эчке эшләр идарәсе, Россия ЭЭМ Казан юридик институты базасы белән танышачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot