Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда БДБ һәм Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре прокурорларының утырышлары узачак
Казанда Россия Федерациясе Генераль прокуроры Александр Гуцан рәислегендә БДБ илләре Генераль прокурорлары Координация советының 36нчы утырышы һәм Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзасы булган дәүләтләрнең Генераль прокурорларының 24нче утырышы узачак.
Генераль прокурорлар Координация советы һәм Шанхай хезмәттәшлек оешмасы форматларындагы чаралар күзәтү ведомстволарының халыкара хезмәттәшлеген ныгыту өлкәсендәге иң мөһим вакыйгалар булып тора. Мондый очрашулар прокурор хезмәтләре башлыкларына актуаль темалар буенча турыдан-туры сөйләшүләр үткәрергә мөмкинлек бирә.
Генераль прокурорлар Координация советы утырышының төп өлеше чит илләрдән активларны кире кайтару өлкәсендә заманча сынауларга һәм яңа карарларга багышланачак. Үз чиратында, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы катнашучылары традицион гаилә кыйммәтләрен яклау һәм балигъ булмаганнар арасында деструктив контент таралу проблемаларын тикшерәчәк, шулай ук ике яклы элемтәләрне ныгыту максатыннан документларга кул куячак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз