news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда БДБ дәүләтләренең Таможня хезмәте җитәкчеләре советы утырышы узды

Утырышта ТР Президенты, РФ Таможня хезмәте һәм БДБның 10 иле таможня хезмәте җитәкчеләре катнашты

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген Казан ратушасында БДБ дәүләтләре Таможня хезмәте җитәкчеләре советының 50 нче юбилей утырыш узды. Анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Таможня хезмәте җитәкчесе Андрей Бельянинов һәм БДБның 10 иле таможня хезмәте җитәкчеләре катнашты.
Андрей Бельянинов утырышны ачканда сәламләү сүзендә республика җитәкчелегенә кунакчыл булганнары һәм Совет эше өчен уңайлы шартлар тудырганы, катнашучыларның ялын кайгырткан өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, Татарстан толерантлык һәм конфессияара татулык буенча үрнәк булып тора. Республика икътисады уңышлы үсеш ала.
Совет утырышында таможня процедураларын кыскарту һәм Белоруссия - Казакъстан - Россия таможня берлеген булдыру төп мәсьәләләр булып торачак, дип белдерде Федераль таможня хезмәте башлыгы. РФ Таможня хезмәтенең 2020 елга кадәр үсеш стратегиясе тәкъдим ителәчәк.
ТР Президенты сүзләренчә, Совет оештырылган вакыттан бирле таможня өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту буенча күп нәрсә башкарылган. Соңгы елларда Татарстан уңышлы үсеш ала, дип белдерде Минтимер Шәймиев.
ТР Илбашы сүзләренчә, республикада газлаштыру һәм тузган торакны бетерү программалары уңышлы гамәлгә ашырылган. Хәзерге вакытта Россия өчен уникаль социаль ипотека программасы гамәлдә. Физкультура һәм спортка зур игътибар бирелә. Күптән түгел 30 нчы боз сарае тапшырылды. Казан 2013 елгы Универсиаданы үткәрү хокукын очраклы гына отмады.
Узган ел Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 20 млрд. АКШ доллары тәшкил итте, дип билгеләп үтте Республика Президенты. Быел дөньяви финанс шартларында тышкы сәүдә әйләнеше 12 млрд. доллар тәшкил итә. Республика икътисады экспортка юнәлтелгән һәм кризистан чыгу турыдан-туры дөнья икътисадының җанлануына бәйле.
“Сәүдә элемтәләре үсеш алырга тиеш”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренчә, сәүдә аркылы гомергә мәдәни элемтәләр һәм халыклар арасында үзара аңлашу үсеш алган.
ТР Президенты Совет утырышында катнашучыларга уңышлар теләде. БДБ дәүләтләре арасында үзара аңлашу һәм ныклы элемтәләр киләчәктә дә үсеш алачак дип өметләнүен белдерде.
Андрей Бельянинов 1993 елда оештырылган Совет эшчәнлегенә кайбер нәтиҗәләр ясады. Бу елларда 50 утырыш үткәрелгән, 388 карар кабул ителгән, 21 хакимиятара килешү төзелгән, 13 ведомство документы имзаланган.
Аның сүзләренчә, Совет тарафыннан таможня процедураларын кыскарту өчен йөк һәм таможня декларациясенең бердәм формалары эшләнгән. Заманча мәгълүмати технологияләр кертелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100