news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда БДБ дәүләтләренең Кораллы Көчләре штаблары башлыклары фикер алыша

Утырышта БДБ дәүләтләрнең хәрби хезмәттәшлеге концепциясе, пилотсыз авиацияне куллануһәм башка мәсьәләләр карала.

Казанда БДБ дәүләтләренең Кораллы Көчләре штаблары башлыклары фикер алыша
Рамиль Гали

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан ратушасында Бәйсез Дәүләтләр Берлеге дәүләтләренең Кораллы Көчләре штаблары башлыклары комитеты утырышы уза. Чара Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы - Россия Федерациясе Оборона министрының беренче урынбасары, армия генералы Валерий Герасимов рәислегендә үткәрелә.

Ул, Казанга сәфәре кысаларында, Татарстанның хәрби-сәнәгать комплексы продукциясе күргәзмәсе белән танышканнарын, хәрби техника үрнәкләрен күрсәткәннәрен әйтте.

Киңәшмәнең көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән:

Бәйсез Дәүләтләр Берлеге (БДБ) дәүләтләрендә хәрби-сәяси вазгыять;

2020 елга кадәр БДБ дәүләтләрнең хәрби хезмәттәшлеге концепциясен гамәлгә ашыру;

БДБ дәүләтләренең һава оборонасы берләштерелгән системасының бердәм команда-штаб өйрәнүләре;

Сирия Гарәп республикасында терроричылыкка каршы операция барышында пилотсыз очу апаратларын куллану тәҗрибәсе турында;

БДБ дәүләтләре Кораллы Көчләрендә пилотсыз авиацияне куллану өлкәсендә хезмәттәшлек үсеше турында;

БДБ дәүләтләре Кораллы Көчләрнең уртак элемтә системасы генераль схемасы турында;

2017 елда БДБ дәүләтләре Кораллы Көчләренең аваиация очышлары куркынычсызлыгы туоында;

2019 елда БДБ дәүләтләре Кораллы Көчләренең уртак чаралары турында;

БДБ Кораллы Көчләре штаблары башлыклары комитетының чираттагы утырышын уздыру һәм башкалар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100