news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда базга егылып төшкән өлкән яшьтәге ир-атка коткаручылар ярдәм иткән

Аңын югалткан 83 яшьлек бабайны баздан чыгарганнар һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.

Казанда базга егылып төшкән өлкән яшьтәге ир-атка коткаручылар ярдәм иткән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда 83 яшьлек ир-ат базга егылып төшкән һәм аңын югалткан. Бабайга коткаручылар ярдәм иткән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 15.13 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Спорт урамында 83 яшьлек ир-атның өч метр биеклектән базга егылып төшүе турында хәбәр килгән. Өлкән яшьтәге ир-ат аңын югалткан.

Коткаручылар баскычтан базга төшкән һәм зыян күргән пенсионерны өскә алып чыкканнар. Ир-атны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot