news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда базарда атыш оештырган ир-атны хөкем иттеләр

Журналистлар урамында 38 яшьлек Казан кешесе ТТдан ике ир-атны яралаган.

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Казанда базарда атыш оештырган ир-атны хөкем иткәннәр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Узган ел ахырында Журналистлар урамындагы сәүдә павильоннарында өч ир-ат бурыч аркасында бәхәсләшеп киткән. Шул вакытта аларның берсе 1933 ел үрнәгендәге ТТдан дүрт тапкыр аткан. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар. Табиблар аларның гомерен саклап кала алган.

“Куркыныч алым белән үтерүгә омтылыш” һәм “Сугыш кирәк-ярагын законсыз рәвештә булдыру, саклау һәм йөртү” маддәләре буенча суд 38 яшьлек гаепле Казан кешесен каты режимдагы колониягә 11 елга хөкем иткән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot