news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Байрак – Җиңү символы” дигән тантана узачак

6 май көнне республикабызның Милли музеенда “Байрак – Җиңү символы” дип исемләнгән тантаналы чара узачак

(Казан, 4 май, “Татар-информ”). 6 май көнне республикабызның Милли музеенда “Байрак – Җиңү символы” дип исемләнгән тантаналы чара узачак. Музейга килүчеләргә фронт юлларын үткән һәм Берлинны алуда катнашкан 146 укчылар дивизиясенең 280-нче артиллерия полкының хәрби байрагы чыгарып күрсәтеләчәк. Әлеге байракта “Бөгелмә районы хезмәтчәннәреннән” дигән сүзләр язылган.
Республикада формалашкан дивизиягә тапшырылган шундый байраклар музейда әле ачылган “Татарстан – Җиңүнең тылдагы терәге. 1941-1945 еллар” исемле күргәзмәсендә дә тәкъдим ителә. Алар - 146-нчы укчылар дивизиясенең 512 укчылар полкына Биектау районы хезмәтчәннәре тапшырган һәм Столбище районы хезмәтчәннәре 608-нче укчылар полкына тапшырган әләмнәр.
Очрашуга чакырылган ветераннар яңа ачылган күргәзмәдәге экспонатлар белән таныша ала. Алар өчен махсус концерт программасы да тәкъдим ителәчәк. Анда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Казан театр училищесы студентлары сугыш чоры җырларын башкарачак, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.  

news_right_1
news_right_2
news_bot