news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча Россия беренчелеге ярышлары старт алды

Ярышларда Россия Федерациясенең 28 субъектыннан 280 спортчы катнаша.

(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Казанда байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча Россия беренчелеге һәм бөтенроссия ярышлары старт алды. Бу хакта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спортның ишү төрләре үзәгендә 200, 500, 1000 һәм 5000 метр дистанцияләрдә 24 яшькә кадәрге юниорлар һәм юниоркалар җиңү өчен көрәшә.

Ярышларда Россия Федерациясенең 28 субъектыннан 280 спортчы катнаша.

Ярышлар программасын байдарка һәм каноэда ишү буенча Бөтенроссия федерациясе сайтында күрергә була.

25 августтан 9:00 сәгатьтән башлап беренче финал ярышлары булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100