news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда байдаркаларда ишү һәм ишкәкле спорт көймәсендә узышу буенча ярышлар уза

Ярышларда 1993-94 нче елгы 1 нче разрядлы спортчылар катнаша ала

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы укучыларының VII җәйге Спартакиадасы кысаларында 2009 елның 11-14 июнь көннәрендә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының спорт базасында байдаркаларда ишү һәм ишкәкле спорт көймәсендә узышу буенча ярышлар уза.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ярышларда 1993-94 нче елгы 1 нче разрядлы спортчылар катнаша ала. Рәсми мәгълүматларга караганда, ярышларга Саба, Балтач, Зәй, Түбән Кама муниципаль районнары, Казан шәһәре командалары, якынча 60 кеше килергә теләк белдергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot