Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Батырлар терәге» ресурс үзәге ачылды

«Батырлар терәге» ресурс үзәге Казанның Вознесение бистәсендәге «Биләл» мәчете каршында ачылды. Үзәкнең җитәкчесе – «Биләл» мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөфтиенең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин.
Масхус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче «Батырлар терәге» ресурс үзәге эшчәнлегенең төп максаты – хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаиләләренә тыныч тормышка кайтуда социаль-рухи яктан терәк булу һәм һәлак булучыларның якыннарына ярдәм күрсәтү, дип хәбәр итә «Батырлар терәге» ресурс үзәге матбугат хезмәте.
«Батырлар терәге» ресурс үзәге Казанның Вознесение бистәсендәге «Биләл» мәчете каршында ачылды. Үзәкнең җитәкчесе – «Биләл» мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөфтиенең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин.
«Хәрби операциядән хезмәтен бетереп яки яраланып кайтучылар бар. Шуңа аларга тыныч тормышка кайтуда ярдәм итү өчен ресурс үзәге булдырдык. Аларның гаиләләренә дә төрле яктан ярдәм кирәк. Һәлак булучыларның якыннары турында аерым әйтү кирәк. Аларга хәйрия ярдәме күрсәтәбез. Аннары тагын бер проблема бар: хәрби операциядән кайтучыларның бер өлеше намазга басып кайта. Ә киткәндә алар дин юлында булмаган, билгеле. Бу әйбер гаиләләрдә бераз каршылык тудыра. Шуңа андыйлар белән аңлату һәм тәрбия эшен алып барабыз, ислам диненең һәркемгә карата миһербанлы булуын төшендерәбез», – диде хәзрәт.
Аның әйтүенчә, шулай ук алга таба ике атналык тернәкләндерү курслары, яраланып, гарипләнеп кайтучылар өчен хәзерлек курслары (хисапчылар, дизайнер, программистлар курслары) оештырачаклар.
«Хәрби операциядән гарипләнеп кайтучыларны эшкә урнаштыру юнәлешен дә онытмыйбыз. Бу хәзер аеруча бик мөһим. Алдан ук әйтеп куям: үзәккә, диненә һәм милләтенә карамастан, һәркем мөрәҗәгать итә ала. Гомумән алганда, ресурс үзәген ачу замана таләбе булды, чөнки халкыбызның ресурсларны тизрәк җиңүне якынайтуга һәм тыныч тормышка кайтуга юнәлдерелергә тиеш», – дип белдерде «Батырлар терәге» ресурс үзәге җитәкчесе Мансур хәзрәт Җәләлетдин.
«Батырлар терәге» ресурс үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары белән дә актив эш алып бара башлады. Бигрәк тә, һәлак булучыларның балаларына аерым игътибар бирелә. «Батырлар терәге» үзәгендә алар өчен спорт уеннары (футбол, волейбол, баскетбол), татарча көрәш буенча спорт секциясе, интеллектуаль уеннар оештырыла һәм дини-әхлакый дәресләр үткәрелә. Шулай ук җәйге лагерьлар, спорт һәм иҗади ярышлар уздыру планлаштырыла.
Моннан тыш, «Батырлар терәге» үзәге махсус хәрби операциядә яраланып кайтучылардан параолимпия спорт төре буенча команда оештыру эшен башлады, дип билгеләп узды Мансур хәзрәт Җәләлетдин.
«Батырлар терәге» ресурс үзәге июнь аенда «Без – батырларның уллары һәм кызлары» иҗади фестивален һәм мөселман дин әһелләренең махсус хәрби операциядәге роле турында фәнни конференция оештырырга планлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз