Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Батыр» спорт комплексында янгын вакытында 200 кешене урамга чыгарганнар
Янгында зыян күрүчеләр юк.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Саунада кыска ялганыш булу сәбәпле, Казанның «Батыр» спорт комплексына килгән 200 кешене һәм 25 хезмәткәрне урамга чыгарганнар. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Кичә 18.04 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Ибраһимов проспектындагы «Батыр» спорт комплексында саунада төтен чыгуы турында хәбәр килде», – диделәр министрлыкта.
Комплексның саунасында электр мичендә кыска ялганыш булуы ачыкланган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, комплекс администрациясе 200 кешене һәм 25 хезмәткәрне урамга чыгарган.

Янгында зыян күрүчеләр юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз