news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Батурин урамында транспорт хәрәкәте чикләнде

Бу – электр чыбыгы сузган вакытта техника куеп тору белән бәйле.

Казанда Батурин урамында транспорт хәрәкәте чикләнде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда 19 гыйнвардан 7 февральгә кадәр Батурин һәм Миславский урамнары чатында, Башкарма комитет автостоянкасы янында транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнә.

Бу – электр чыбыгы сузган вакытта техника куеп тору белән бәйле, дип хәбәр итә Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты.

Машина йөртүчеләрнең игътибарлы булуын һәм вакытлыча урнаштырылган юл билгеләре таләпләрен үтәүләрен сорыйлар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100