news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бассейнда кешеләр хлор белән агуланганнан соң җинаять эше ачылган

Колсәет бистәсендәге шәхси бассейнда тугыз кеше агуланган.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Колсәет бистәсендәге шәхси бассейнда кешеләр агуланганнан соң, «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Элегрәк «Татар-информ» Казанда табибларга ярдәм сорап тугыз кеше мөрәҗәгать иткәнлеген, шуларның өчесе балигъ булмаган балалар булуын хәбәр иткән иде.

Зыян күрүчеләр Колсәет бистәсендәге шәхси бассейнда хлор парлары белән агуланган.

Әлеге факт буенча республика прокуратурасы тикшерү башлады.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot